Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Дамир Рөстәм улы Гадиуллинны соңгы юлга озаттылар. Матәм тантанасында сугышчының туганнары һәм якыннары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, Шәһәр Советы депутатлары катнашты. Дамир Гадиуллин Яр Чаллыда туган, Яр Чаллы политехник көллиятен тәмамлаган. Хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак була. Ул контракт буенча хезмәт иткән. «Бүген Чаллы шәһәре үз улы өчен кайгыра, сакчы белән хушлаша. Дамир Рөстәм улы Ватанының лаеклы улы булып калачак. Авыр минутларда ул куркып калмады, Ватаныбыз өчен җанын бирде», - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев солдат туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашып. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан президенты һәм республика Хөкүмәтенең кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Тукай районы һәм Комсомол районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин һәм республиканың барлык хәрби комиссариатларының шәхси составы исеменнән кайгысын уртаклашты һәм Дамирның үз бурычын намус белән үтәвен ассызыклады: "Дамир хәрби антына тугры калды, үз вазифаларын намус белән башкарды. Әмма бик кыйммәт бәя белән түләде. Ул барыбыз да яши, балалар тәрбияли алсын өчен башын салды. Солдатның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә калачак". Дамир Рөстәм улының туганы Светлана Лебедева җеназаны оештырган һәм ярдәм иткән өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Дамир Рөстәм улы Гадиуллинның исеме "Ватан-ана" мемориаль комплексында урын алачак. Башкарма комитет җеназаны оештыру өчен барлык чыгымнарны үз өстенә алды.
Якшәмбе, 20 ноябрь 2022, 11:58