Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында 2022 елның 17 ноябрендә «Мастер» КИП базасында «Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләренә ярдәм итү чаралары турында семинар узды. «Мастер» КИП резидентлары чарада актив катнаштылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова катнашучыларны сәламләп, әлеге семинарның әһәмиятен билгеләп үтте.

Спикер буларак "Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды" НМК экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучыларга булачак укыту программалары һәм экспорт эшчәнлеге буенча түгәрәк өстәлләр, Халыкара күргәзмәләр, шулай ук продукцияне сертификацияләгәндә экспортка ярдәм итү үзәгеннән консультацияләр алу мөмкинлеге турында сөйләде. Шулай ук аудитория сорауларына җавап бирде.

Пәнҗешәмбе, 17 ноябрь 2022, 16:44