Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аппарат киңәшмәсе барышында автокалада транспортның дөрес эшләмәве буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә тикшерүләр үткәреләчәген хәбәр итте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мондый тикшерүләрне мөрәҗәгать итүчене чакыру белән берлектә үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук шәһәр башлыгы карны чистартуга аерым игътибар бирүләрен сорады. Хәзерге вакытта Чаллы юлларында автомобиль юллары предприятиесенең 80 берәмлек техникасы, 100дән артык юл эшчесе эшли. ПАД МУП тәүлек әйләнәсенә чыкты. "Кар чистартуга игътибар итәргә кирәк. Узган елларда колодецлар буенча сораулар туды", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Шулай ук Илья Зуев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрне 2023 елга актив әзерләү бара: капиталь ремонтка мохтаҗ йортлар графигы Төзелеш министрлыгына килештерү өчен җибәрелгән. Шулай ук «Безнең ишегалды» программасы проектларын килештерү буенча эш тәмамланып килә. Республика проектларын гамәлгә ашыруның барлык этаплары төгәлләнгәч, мәгълүмат шәһәрдәшләребезгә җиткереләчәк.
Дүшәмбе, 21 ноябрь 2022, 08:33