Якшәмбе, 13 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында 3нче балалар музыка мәктәбенең юбилей концерты узды. Яшь артистлар соло һәм ансамбль номерлары белән тыңлаучыларны сөендерде. Концертта мәктәпнең солистлары һәм иҗат коллективлары: «Карусель» халык уен кораллары оркестры, тынлы оркестр, «Кояш балалары», «Кояш нурлары», «Унисон» һәм «Мин җырлыйм» хор коллективлары, «Чаллы сувениры» халык уен кораллары педагогика ансамбле һәм «Фантазия» укытучылар вокаль ансамбле катнашты. Концертның чын бүләкләре һәм бизәге булып узган еллар чыгарылыш укучылары Григорий Грицков, Елизавета Дерябинаның һәм Диана Дәүләтшина чыгышлары тора.

Мәктәпне юбилее белән күп кенә мәртәбәле кунаклар котлады.

Дүшәмбе, 21 ноябрь 2022, 08:57