Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 ел өчен 6 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, шуларның 2188е – шәхси кабул итү форматында һәм 3873е-язмача мөрәҗәгать. 2020 елда уңай каралган мөрәҗәгатьләр өлеше 25,8% булса, 2021 елда – 35,3%не тәшкил итә. Ә хәзер ул артты һәм 44,2% алып тора. Бу хакта бүген Аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова хәбәр итте.

Шәһәр мэры һәм Башкарма комитет җитәкчесе исеменә 5058 мөрәҗәгать итүчедән 179ы коллектив мөрәҗәгать, бу 2021 ел белән чагыштырганда 24 һәм 943 мөрәҗәгать итүчегә кимрәк. Коллектив мөрәҗәгатьләрдә кагылган төп мәсьәләләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: йорт яны территорияләрен төзү, төзекләндерү, гомумйорт милеген карап тоту, күпфатирлы йортларны капиталь һәм агымдагы ремонтлау, торак-коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтмәү, мәктәпләрдә белем бирү процессын оештыру, пассажирлар йөртү, кәрәзле элемтә урнаштыру, юл төзелеше (мкрн 70А) һ.б.

Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре аеруча актуаль булып кала. Агымдагы елның 9 аенда 1403 мөрәҗәгать керде (36,23%), бу узган ел белән чагыштырганда 27 мөрәҗәгатькә азрак. "Халык контроле" системасына 2022 ел башыннан 11 048 мөрәҗәгать керде, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 880гә күбрәк. Агымдагы елның 9 аенда уңай хәл ителгән мөрәҗәгатьләр өлеше 85,5% тәшкил итә. "Халык контроле" системасы аша кергән хәбәрнамәләрне үтәү буенча шәһәр элеккечә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында алдынгы урында тора.

Илдә өлешчә мобилизация турында гражданнар мөрәҗәгатенең яңа категориясе – мобилизация барлыкка килде. 1 ноябрьгә барлыгы 53 шундый мөрәҗәгать керде. Нигездә, бу-хәрби хезмәткә чакырылу, мобилизацияләнгән һәм һәлак булган гражданнарның гаиләләренә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү, җыю пунктларында һәм махсус хәрби операция территориясендә сугышчыларны тоту һәм тәэмин итү шартлары һәм альтернатив хәрби хезмәт үтү мөмкинлеге бирү мәсьәләләре. «Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү документлар белән генә бәйле түгел, бу, беренче чиратта, кешеләр белән эшләү. Кешеләр белән эшләү билгеле бер кешенең проблемаларын чишүгә юнәлтелергә тиеш.

Дүшәмбе, 21 ноябрь 2022, 10:03