Мы в социальных сетях

Бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Яр Чаллыдан мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Эшнең төп юнәлешләре - хәрби бурычлыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, хезмәт итү урыннарына барып ярдәм күрсәтү. Шулай ук туганнары һәлак булган гаиләләргә ярдәм итү. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча мобилизацияләнүчеләр беренче вакытка кирәкле барлык әйберләрне озаткан көнне алдылар. Һәрберсенә шулай ук 20 000 сум акча бүлеп бирелде, түләнгән акчаларның гомуми суммасы 16 млн 320 мең сум тәшкил итә. Мобилизацияләнүчеләр өчен ярдәм фонды акчаларыннан хәрби хезмәткәрләргә җылы эчле резин итекләр сатып алынды.

Район администрацияләренең барысында да хәрби хезмәткәрләр гаиләләрендә булды. 15 ноябрьгә шәһәрнең район администрацияләре тарафыннан социаль паспортлар формалаштырылган һәм 969 гаилә исәпкә алынган. Һәр гаилә аерым игътибар зонасында. Район башлыклары көнкүреш һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итеп, алар белән элемтәдә торалар. Бу ярдәм сугышчылар рухы өчен мөһим: мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә, хатыннары, балалары һәм ата-аналарына игътибар һәм кайгырту булуын белеп торалар.

Шәһәр бу чорда хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балалары буенча, балалар бакчаларына бушлай йөрү, мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар туклану, муниципаль учреждениеләрдә түгәрәкләр һәм секцияләрдә түләүсез шөгыльләнү, мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында ял итү, чаралар, спектакльләр һәм балаларны шәһәр транспортында йөртү буенча йөкләмәләрне үз өстенә алды.
Шулай ук, соңгы ике айда (октябрь, ноябрь) балалар бакчаларына бушлай йөртүне оештыру өчен 2 млн 19 мең сум һәм 697 укучыга ике тапкыр түләүсез туклануны оештыру өчен 2 млн 364 мең сум акча бүленгән. Муниципаль түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүче балалар ата-аналар түләвеннән азат ителгән. Мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында ял итү һәм чараларга бару өчен шәһәр бюджетыннан 700 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Көзге каникуллар вакытында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә «КАМАЗ-УФА» футбол буенча Россия чемпионаты матчын бушлай карау өчен билетлар бирелде. Шулай ук 410 балага шәһәрнең дельфинарийында тамаша күрсәтелде һәм муниципаль спорт учреждениеләре бассейннарында йөзү өчен 110 бушлай абонементлар бирелде. Мобилизацияле гаиләләрдән 200 бала өчен кинотеатрга бару оештырылды. Балалар шәһәр мэры һәм Татарстан Республикасы президенты чыршыларына чакырыла чаклар. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына юлда йөрү өчен компенсация сыйфатында акча бирү башланды. Ай саен 1 млн сумнан артык акча түләнәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 18 яше тулмаган балаларга, 20 мең сум күләмендә хәрби мобилизация хезмәтенә чакырылган гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында карар чыгарды. 15 ноябрьгә 822 балага 567 гариза кабул ителгән. Узган атнада бу карар кабул ителде. Түләүләр мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә генә түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы барлык гражданнарның гаиләләренә, шулай ук һәлак булган гражданнарның гаиләләренә дә күрсәтеләчәк.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Чаллыдан 55 миллион сумнан артык гуманитар йөк формалаштырылган һәм җибәрелгән. Йөк Яр Чаллы шәһәре администрациясе һәм битараф булмаган эшмәкәрләр, шәһәр халкы ярдәмендә формалаштырылган. Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәхсән үзе Белгород өлкәсенә – Татарстаннан мобилизацияләнгән подразделение урнашкан урынга гуманитар миссия белән барды. 17 ноябрьдә шәһәрдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде. Йөк машиналары колоннасы Лисичанскка юнәлде.



Дүшәмбе, 21 ноябрь 2022, 10:56