Казанда шахмат буенча Татарстан Республикасының команда чемпионатлары узды. Стартка Татарстанның 16 шәһәр һәм районыннан 34 команда чыкты.
Чаллының ирләр җыелма командасын Роман Новиков, Эдуард Ашиев, Рамил Хөснуллин һәм Илдус Галимов тәкъдим итте. Алар чемпионатның алтын медальләрен яуладылар.Чаллы хатын-кызлар җыелма командасын тәкъдим итүче Наталия Гончарова белән Александра Мальцева икенче урынны алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 ноябрь 2022, 10:47