Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәиз Сәхбетдин улы Муллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы Алсу Хамматова һәм ТИҮ рәисе Вера Захарова бүләкләр тапшырды.

Фәиз Сәхбетдин улы Муллин ТАССРның Зәй районы Шикмамай авылында туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1959 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1961 елда Вера Прокофьевна Касаткинага өйләнә. Лаеклы ялга чыкканчы Фаиз Сәхбетдин улы Горпромторг предприятиесенең 48нче базасында машина йөртүче булып эшли.

Хатыны белән бергә 3 бала үстергәннәр, 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Фаиз Сәхбетдин улы тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медале белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 21 ноябрь 2022, 14:22