Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы 7 поликлиникасың амбулатор медицина реабилитациясе бүлегенә 60 млн сумнан артык яңа җиһазлар киләчәк. Бүлекне җиһазлау "Сәламәтлек саклауны үстерү" дәүләт программасының "Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе" төбәк проекты кысаларында башкарыла. Программа кысаларында поликлиника инде тернәкләндерү стабилометрик платформасы, психосоматик халәтне төзәтү өчен 2 акустик комплекс (ЭКГ/ЭЭГ-БОС-терапия), велоэргометрлар, массаж өстәлләре, функциональ караватлар һәм башка тернәкләндерү җиһазлары алды.

Бүлек хезмәткәрләре яңа җиһазлардан файдалану буенча укулар уза. Республикада мондый аппаратлар аз. медикларны Казан һәм Мәскәү белгечләре өйрәтә. Ел ахырына кадәр поликлиникага 50дән артык яңа тернәкләндерү җиһазы китерелер дип планлаштырыла. Җиһазландырылганнан соң , бүлек 3 этапта медицина реабилитациясенең заманча үзәгенә әйләнәчәк, реабилитация маршрутизациясе шкаласы буенча 2 һәм 3 баллга туры килгән пациентлар өчен. Яр Чаллыдагы беренче амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге 2019 елда поликлиника базасында ачылды. Башта реабилитациянең 3 юнәлеше башланды: терәк-хәрәкәт аппараты, периферия нерв системасы һәм йөрәк реабилитациясе. Аннары, COVID-19 вируслы пневмониядән соң пациентларны һәм постмасктектомик синдромлы хатын-кызларны реабилитацияләү программасы тормышка ашырыла башлады.

"Яңа җиһазлар ярдәмендә торгызу дәвалавының нәтиҗәлелеген арттырырга һәм реабилитациянең яңа юнәлешләрен гамәлгә кертергә мөмкин булачак", - дип билгеләп үтте поликлиниканың баш табибы Рөстәм Ханов.

Дүшәмбе, 21 ноябрь 2022, 16:13