Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясенең Атказанган табибы Рания Теркулова җитәкчелегендәге 1нче шәһәр теш дәвалау поликлиникасы Татарстан Республикасында социаль партнерлык үсешенең 30 еллыгына багышланган «Диалогтан гамәлгә» республика конкурсында иң яхшы учреждениеләр рәтенә кертелде. Оешма мактаулы өченче урынны алды һәм диплом, бүләк сертификатына лаек булды. Бүләкне оешманың баш табибы Рания Теркулова һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Залина Краснова алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, поликлиника Чаллыдан конкурста катнашкан бердәнбер медицина учреждениесе иде. Конкурс социаль партнерлыкның әһәмиятенә игътибарны җәлеп итү, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан үткәрелде. Видео интервью, фотографияләр һәм видео ярдәмендә катнашучылар үз оешмаларында социаль партнерлык практикасы турында сөйләшергә, тәҗрибә һәм казанышлар белән уртаклашырга тиеш иде.

Сишәмбе, 22 ноябрь 2022, 15:48