Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда күптән көтелгән һәм мөһим объект төзелеше бара: Мәскәү проспектының дәвамы. Юл «Стимул» программасын гамәлгә ашыру кысаларында федераль һәм республика акчаларына этаплап төзеләчәк. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеш объектларын карап йөргәндә билгеләп үткәнчә, башта күпер, ә аннан соң – юл төзеләчәк, бу исә Орловка басуы тирәсендә яшәүчеләргә транспорт үтемлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Проект буенча күпер масштаблы планлаштырыла: 96 метрлы. Ике тротуар үткәреләчәк. Хәрәкәт-дүрт полосалы, булачак, һәр юнәлештә ике полоса. Объектның бәясе 1 млрд 350 млн сум тәшкил итә. Быел 400 млн сумга беренче этабы тормышка ашырылачак. Объект 2023 елда төзеләчәк.

Наил Мәһдиев беренче чиратта, яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен юл төзү кирәклеген ассызыклады. «Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең ярты гасырлык хыялын тормышка ашырабыз – 50 ел элек Мәскәү проспектының дәвамы планлаштырылган иде. Проспектның бу өлеше шәһәр һәм КамАЗ төзелеше вакытында төзелми калган. Без кайчандыр эшләнергә тиеш булган эшләргә кире кайтабыз», - диде мэр.

Юл төзелешеннән тыш, чистарту корылмалары да урнаштырылачак. Хәзерге вакытта 1 200 метр озынлыктагы яңгыр канализациясен урнаштыру буенча контракт төзелгән. Участок ахырында 3400 кубометрлык локаль чистарту станциясе урнаштырылачак.

Чәршәмбе, 23 ноябрь 2022, 10:44