Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. М.Ш. Бибишев исемендәге "Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар, ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Беренче урынны Эльдар Хәмитов (100 кг) һәм Гыйләҗетдинов Ранис (130 кгнан артык авырлыкта) яулады. Мингалимов Ринат (80 килограмм) көмеш белән кайтты. Өченче урынны Айназ Темиров (75 кг), Рөстәм Сәлахов (80 кг) һәм Азат Габдрәшитов (85 кг) алды. Яр Чаллы командасы көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатында гомумкоманда зачетында мактаулы өченче урынны алды. Спортчылар тренерлар Илнур Хәйруллин, Илгиз Шәмсевалиев, Рөстәм Сәлимханов һәм Фаил Кыямов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Чәршәмбе, 23 ноябрь 2022, 10:49