Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Калининградта синхрон йөзү буенча Россия Кубогы тәмамланды. Ярышларда РФның 9 субъектыннан 230дан артык спортчы катнашты. «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасын лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр һәм медаль зачетында 14 комплект медаль яулап, Россия Федерациясе субъектлары арасында икенче урынны алдылар, шул исәптән өч алтын медаль, биш көмеш һәм алты бронза. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда алар Чаллы спортчыларыннан торган Татарстан Республикасы җыелма командасын тәкъдим итте. Спортчылар синхрон йөзү буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Юлия Белоглазова җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Чәршәмбе, 23 ноябрь 2022, 14:14