Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Бүген ана капиталына сертификатлар тапшыру күркәм бәйрәм – Әниләр көненә багышланды. Чаллының 16 гаиләсе сертификатка ия булды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, Яр Чаллы шәһәренең Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев гаиләләрне котлап, сертификатлар тапшырдылар. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнварында) автокалада ана капиталына 55 меңнән артык сертификат бирелгән, 49 мең гаилә аңа капиталы акчалары белән эш иткән.
Чәршәмбе, 23 ноябрь 2022, 16:08