Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казан шәһәренең "Московский" концертлар залында «Ребёнок в мире прав»-«Бала хокук даирәсендә» VIII республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс 1954 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Бөтендөнья бала көненә багышлады. Ул Бөтендөнья кардәшлек һәм балаларның үзара аңлашуы көне буларак билгеләп үтелә, бөтен дөньяда балалар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Конкурста җиңүчеләрнең берсе-Альбина Исмәгыйлева, Сөмбел Камаева, Гүзәл Әбүдәрова, Илфат Исмәгыйлев, Рәзилә Исмәгыйлева кергән 17-нче "Урман әкияте" балалар бакчасы иҗат төркеме. Җитәкчесе Раилә Зарипова.

Чәршәмбе, 23 ноябрь 2022, 16:21