Мы в социальных сетях

"Энергетик" мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге мөһим бәйрәм белән Чаллы әниләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәбрикләде. Мэр үз чыгышында хатын-кызларның Яр Чаллы тарихына һәм оешуына керткән өлеше никадәр мөһим булуын ассызыклады: «Безнең шәһәр яши, эшли, шәһәребездә яшәүче барлык милләтләргә һәм халыкларга хөрмәт белән карый. Болар барысына да безне һәрвакыт юаткан һәм кайгырткан әниләр көч куйды. Иң авыр тормыш шартларында олыларны хөрмәт итү, якыннарны ярату һәм кешеләргә булышу. Әниләребезнең мәхәббәте һәм зирәклеге ярдәмендә без хәзерге катлаулы заман да югалып калмабыз», - дип котлады хатын-кызларны бәйрәм белән Наил Мәһдиев.

Нәфис бәйрәм уңаеннан ике гүзәл затка медаль тапшырылды. Татарстан Республикасы президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медале белән алты бала анасы Евгения Селезнева һәм биш бала анасы Гөлнара Чиганова бүләкләнде.

Шулай ук ике игезәк, өч игезәк тәрбияләүче биш гаиләгә бәйрәм хөрмәтеннән ана (гаилә) капиталы тапшырылды. Ана капиталына Семенушкиннар, Бабич, Хуҗиннар, Аляпкиннар һәм Баһаветдиновлар гаиләләре ия булды.Чараның тантаналы өлешеннән соң бәйрәм концерты дәвам итте. Номерлар белән Чаллының иҗат коллективлары һәм танылган артистлары чыгыш ясады.

Чәршәмбе, 23 ноябрь 2022, 16:25