Мы в социальных сетях

"Нур" яшьләр үзәгендә татар яшьләренең интенсив форумы узды. Форумда югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 75 студент катнашты. Форумдагыларның барысы да катнашкан өчен брендлы бүләкләр алдылар. Чара программасы кысаларында укучыларга чакырылган спикерлар белән ачык диалог, «Безнең Татарстан» квизы, проектлар эшләү буенча мастер-класс һәм аларны булдыру буенча практик өлеш тәкъдим ителде.

Эшләнгән ун проекттан иң яхшылары сайланды, алар форумда катнашучылар «Мизгел» милли мәдәният клубы белән берлектә гамәлгә ашыра лар. Киләчәктә "Тат бренд" проекты яшьләрне милли киемнәр белән сөендерәчәк. Ике «Квартирник» – «Җыла кочак» һәм «Бишпочмак» проектлары да танылу алды. Шулай ук «Әкият серләре» укучылары өчен татар әкиятләре темасына квест-уеннар проекты да иң яхшылар рәтендә.

2022 елгы татар яшьләренең интенсив форумы Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән студентлар һәм яшьләр берләшмәләрен төзү һәм үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында үткәрелде.

Пәнҗешәмбе, 24 ноябрь 2022, 10:24