Яр Чаллыда регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Утырыш барышында коррупциягә каршы тору, алкогольле продукция җитештерүне һәм куллануны җайга салу мәсьәләләре каралды. Мэрның коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рамил Фәйсханов хәбәр иткәнчә, 2015 елдан алып 2025 елга кадәр Яр Чаллыда коррупциягә каршы сәясәт программасы гамәлгә ашырыла. Ул 9 бүлекне һәм 85 чараны үз эченә ала. Программа кысаларында өлкәннәр белән дә, балалар белән дә зур эш алып барыла. Мәсәлән, киңәшмәләрдә, эшмәкәрләр белән очрашуларда бизнеста коррупция һәм аларның тискәре нәтиҗәләре турында сүз бара.
Яшь буын өчен квестлар, уеннар, интеллектуаль уеннар формасы сайланган. Әйтик, агымдагы елның 26 ноябренә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә студентлар арасында «Гадел буын» дигән коррупциягә каршы тематикага шәһәр конкурсының сайлап алу этабы уза. 9 декабрьдә шәһәр студентлары өчен «Тикшерү бара» интеллектуаль-мәгълүмати квесты узачак. «Яр Чаллы шәһәрендә 22 муниципаль программа эшли, аларны гамәлгә ашырганда коррупциячел хокук бозуларны ачыклау өчен законнарны үтәү тәэмин ителә», - дип хәбәр итте Рамил Фәйсханов.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 ноябрь 2022, 11:43