Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел ахырына кадәр республикада яшәүче һәр кешенең экология өлкәсендәге проблемалар һәм экология министрлыгы эшчәнлегендә үзенә кызыклы юнәлешләр турында үз фикерен белдерү мөмкинлеге бар. Аны монда узарга була. Сораштыру аноним, алынган барлык җаваплар фәнни максатларда гына кулланылачак. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, сораштыру декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк: "Безгә республика халкының фикерен ишетү, аларны нәрсә борчыганын белү мөһим, торак пунктларында экология өлкәсендәге проблемалар чишелмәгән булып кала. Чөнки экология-беренче чиратта безнең гражданнарның сәламәтлеге", - диде Егор Тарнавский.

Бу сораштыру Экология министрлыгы өчен К(П)ФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты гомуми һәм этник социология кафедрасы 3 курс студенты Алексей Хохлов тарафыннан махсус эшләнгән. Сораштыруны 16 яше тулган гражданнар уза ала. Чара "Экология" илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.
Пәнҗешәмбе, 24 ноябрь 2022, 15:21