Мы в социальных сетях

Мәскәүдә Россия Мәгариф министрлыгының «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» конкурсының төп номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Россиянең 75 төбәгеннән 400дән артык кеше кулинария осталыгында көч сынашты, иртәгәге көннең мәктәп менюсына үз карашларын тәкъдим итте, практик квестлар үтте, мастер-классларда һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашты. Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчеләре-Мәскәүдән Сергей Газизов һәм Башкортстаннан Татьяна Екимова. М.Вахитов ис. 2нче гимназия пешекчеләре «Шәһәрнең иң яхшы ашханәсе» номинациясендә өченче урынны алды. Алар өченче урынны Саранск шәһәренең (Мордва Республикасы) 10нчы мәктәбе белән бүлеште.


Җомга, 25 ноябрь 2022, 14:10