Мы в социальных сетях

122 нче "АБВГДейка" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган традицион атна узды. Бәйрәм алдыннан балалар тәрбиячеләр белән открыткалар һәм кул эшләре, видеороликлар һәм стена газеталары, әниләренең портретларын әзерләделәр. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сюжет-рольле уеннар да үткәрелде. Балалар бакчасында бәйрәм уңаеннан тәрбияләнүчеләрнең әниләре ясаган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Әниләр өчен концертта балалар Абдулла Алишның «Бикбатыр һәм Биккуркак» әкияте мотивлары буенча театральләштерелгән тамаша әзерләнде. Музыкаль бүләк буларак вокаль һәм поэтик номерлар яңгырады.

Җомга, 25 ноябрь 2022, 16:18