Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районы балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе - республика конкурсында җиңүче. Кичә Казан шәһәрендә «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2022» дигән чара узды. «Гражданлык позициясе» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Айгөл Гыйззәтуллина бүләкләнде.

«Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. Конкурс балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләренә ярдәм итүгә һәм бу өлкәдә яңа методикалар таратуга юнәлдерелгән.

Шимбә, 26 ноябрь 2022, 13:08