Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Әзһәрия Мөҗәһит кызы Камалиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм исеменнән котлауларны һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм ТИҮ рәисе Елена Овчинникова тапшырды.

Әзһәрия Мөҗәһит кызы ТАССРның Тукай районы Калмаш авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында авыл мәктәбендә хисапчы ярдәмчесе булып эшли. 1947 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. 1950 елда Мортазим Камалиевка кияүгә чыга. Сәламәтлек саклау системасында хисапчы булып эшли, аннан лаеклы ялга чыкканчы Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятендә өлкән хисапчы булып хезмәт куя.

Тормыш иптәше белән 3 бала үстергәннәр, 5 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Әзһәрия Мөҗәһит кызы-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медале белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 28 ноябрь 2022, 11:56