Мы в социальных сетях

Автокала махсус хәрби операция зонасына чираттагы йөк машиналарын шефлык ярдәме белән җибәрде. Йөк җибәрүдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре, шәһәрнең актив халкы катнашты. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүнең өстенлекле булуын билгеләп үтте: «Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очрашу барышында, бүген без егетләребезгә чираттагы йөк партиясен җибәрәбез, армиябезне чын эшләр белән хуплыйбыз, дип белдердем. Йөк җибәрелгән әлеге урында, Табеев яр буендагы мәйданчыкта, без еш җыелабыз. Бу процедура дәвам итәр дип уйлыйм. Әлеге ярдәмгә катнашы булганнарның барысына да сугышчылар, аларның гаиләләре исеменнән ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сугышчыларыбызның гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез».

Йөк составында, шул исәптән сугышчылар фикеренчә, мөһим әхлакый ярдәм булып торган яшь чаллылылардан килгән хатлар да бар.

Дүшәмбе, 28 ноябрь 2022, 11:04