Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 28 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта укучыларның «Молодежь в научном поиске» – «Яшьләр – фәнни эзләнүдә» дип аталган сигезенче Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Төп турга экспертлар сыйфатында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты һәм мәгълүмати-методик үзәк галимнәре, укытучылары чакырылган. Көндезге турда Татарстан Республикасының төрле муниципаль берәмлекләреннән 90нан артык укучы катнашты.

Конференция эше түбәндәге секцияләр буенча барды: рус теле, татар теле, татар әдәбияты, инглиз теле, тарих, география, җәмгыять белеме, психология һәм педагогика, математика, информатика, физика. Төп тур җиңүчеләре һәм призерлары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.

Дүшәмбе, 28 ноябрь 2022, 13:17