Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев аппарат киңәшмәсе барышында автокала ашханәләрендә туклануны оештыру буенча тикшерүләр үткәрелүен хәбәр итте. Беренче чиратта, мәктәп ашханәләре, балалар бакчалары тикшерелә, шулай ук шәһәрнең эре предприятиеләрендә планнан тыш тикшерүләр үткәрелә. Илгизәр Бариев билгеләп үткәнчә, тикшерү вакытында зур хокук бозулар табылмаган, ачыкланган кимчелекләр буенча материаллар административ характерда чара күрү өчен тапшырылачак. Шулай ук мәгариф учреждениеләрен, шәһәр читендәге лагерьларны Яңа ел каникулларына әзерләү буенча тикшерүләр алып барыла.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә балалар туклануын оештыруга аерым игътибар бирергә кушты. "Мәктәп туклануы комбинаты", - илдә иң яхшыларның берсе, яхшы җиһазлар, азык-төлек. Туклану өчен без үзебез түлибез, шуңа күрә ул яхшы булырга тиеш".
Сишәмбе, 29 ноябрь 2022, 08:32