Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада 33 078 инвалид яши, шул исәптән 2372 кеше - 18 яшькә кадәрге инвалид балалар. Инвалидларның гомуми саныннан 55 процентын хатын-кызлар, 45 процентын ирләр тәшкил итә. Аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов искәрткәнчә, шәһәрдә «уңайлы мохит» программасы тормышка ашырыла, аның ярдәмендә 134 учреждениедә уңайлыклар тудырылган. Сайтның картасында karta.tatar.ru объектка керү өчен никадәр уңайлы булуын тикшереп була.

«1 ноябрьгә шәһәрнең төрле предприятиеләренә 2411 кеше эшкә урнаштырылган, 87 эшсез инвалид һөнәри белем алуга юнәлдерелгән һәм маникюр белгече, логистика, бухгалтер, мәгълүмати технологияләр белгече, ЭВМ операторы, трамвай йөртүчесе, логопед, психолог, кадрлар буенча инспектор, чәчтараш кебек һөнәрләр буенча өстәмә һөнәри белем алган», - дип хәбәр итте Рамил Хәлимов.

Физик мөмкинлекләре чикле балалар җәмгыятьтә үзләрен уңайлы хис итсен өчен, автокалада аларны социальләштерү өчен шартлар тудырылган. Шәһәрдә эшләп килүче 131 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 72сендә инвалид балалар өчен барлык шартлар булдырылган. Өч балалар бакчасында 14 инклюзив (инвалид балалар сәламәт балалар белән бергә) төркемнәр бар.

85 нче үзәк базасында сентябрьдән Татарстан Республикасында иртә ярдәм күрсәтү буенча пилот программа буенча 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге 10 инвалид балага психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә. Инвалидлар декадасында «махсус» балалар өчен интерактив программалар үткәрелә: «Игелек йолдызын кабыз» мәйданчыклары, аз хәрәкәте итүче балалар белән өйдә иҗади остаханәләр, «Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз бергә» бәйрәм программалары. Хәзер шәфкатьлелек балалар ордены активистларының яңа социаль проекты - "Өйдәге музей", "Һәрчак булсын кояш" фестивале тормышка ашырыла.

Инвалидлар декадасы вакытында Яр Чаллыда «КАМАЗ» мәдәният сараенда, тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, картиналар галереясында, «Эврика» үзәгендә бик күп чаралар узачак. Мәдәният учреждениеләре тарафыннан «Чудо дети» дәвалау педагогикасы үзәгенә, «Изгелек» инвалидлар тернәкләндерү үзәгенә һәм шәһәрнең башка социаль учреждениеләренә күчмә чаралар планлаштырылган. Спорт чаралары да оештырылачак: спартакиадалар, баскетбол буенча коляскаларда турнирлар, күңелле стартлар һәм башкалар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, докладчының чыгышына йомгак ясап, Чаллыда олылар һәм балалар белән бик күп эш методикалары эшләвен билгеләп үтте. «Безнең янда яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Бездә күңел җылысы да, мөмкинлекләр дә җитәрлек».

Сишәмбе, 29 ноябрь 2022, 08:58