Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда социаль контракт буенча түләүләр алырга һәм үз бизнесларын булдырырга теләүчеләр өчен бушлай семинар узачак. Анда кирәкле документлар, социаль контрактның шартлары һәм үзенчәлекләре, шулай ук бер тапкыр бирелә торган һәм айлык түләүләр турында сөйләячәкләр. Спикер булып Михаил Кузнецов чыгыш ясаячак. Ул эшмәкәр, «Tolstoywear» киемен җитештерүче, бизнес-омбудсменның җәмәгать вәкиле, Казан шәһәре Думасы депутаты. Чара 7 декабрьдә 14:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлү генә кирәк. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән бушлай тормышка ашырыла.

Җомга, 2 декабрь 2022, 17:10