Мы в социальных сетях

Бүген КБМҮнең бала тудыру йортында әнисе белән яңа туган сабыйны каршы алдылар, гаилә башлагы хәрби хезмәткәр. Эдуард октябрьдә мобилизацияләнгән була. Хәзер ул Казанда әзерлек уза. Гаиләдәге мөһим вакыйга уңаеннан ул бер көнгә сорап китә. "Мин өйрәнүләрдә булдым, алардан соң кайттым, видеоэлемтә аша хатыным шалтыратты һәм балабыз тууын хәбәр итте. Палаткада барысы да котлый башлады. Беренче хисләр-шатлык, бәхет күз яшьләре. Чаллыда мин бер тәүлек булачакмын, аннан соң кире хәрби әзерлек узарга китәм", - дип уртаклашты ул.

Бәхетле вакыйга белән яшь гаиләне туганнары һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: «Мин карар кабул иттем: ире мобилизацияләнгән һәр әнигә 100 мең сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк. Бу - шәһәрдән ярдәм чаралары. Бүген без мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәмнең дүрт төрен күрсәтәбез: балалар бакчаларына бушлай йөрү, мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай ашау, муниципаль учреждениеләр түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә түләүсез шөгыльләнү. Шулай ук без балаларга җәмәгать транспортында йөрү өчен ай саен акча бүлеп бирәбез. Тагын бер муниципаль ярдәм өстибез, бу - балалары туган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме. Андый гаиләләр әлегә егерме».

Алинә - яшь әни, Эдуардның улын каршы алуына куанып: «Табибларга зур рәхмәт әйтәсем килә, бала сәламәт, минем белән дә барысы да әйбәт. Кыска гына вакытка булса да, иремнең яныбызга кайтуына сөенәм. Шәһәрдән бүләкләр өчен бик зур рәхмәт», - диде ул. Шәһәрдән акчалата суммадан тыш, яшь гаилә яңа туган сабыйлар өчен ТР Хөкүмәтеннән барлык кирәк-ярак тутырылган тартма алды, аңа кием-салым, аяк киеме, гигиена чаралары керде. Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров гаиләгә баланы утыртып ашату өчен махсус урындык тапшырды. Яшь әни бүләк ителгәннәрнең барысы да кирәк булачагын билгеләп үтте.

Шимбә, 3 декабрь 2022, 17:29