Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы - 2022» хәйрия акциясе старт алды, ул Яңа елны хастаханә диварларында каршы алачак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлдерелгән. 20 декабрьгә кадәр кечкенә балага биреләсе бүләкне һәркем үз мәгариф оешмасының студентлар советы,«Нур» яшьләр үзәгендәге шәһәр студентлар советы кабинеты (АкадемикаРубаненко ур., 2) аша тапшыра ала. Барлык җыелган бүләкләр Кама балалар медицина үзәгенең кечкенә пациентларына, шулай ук «муковисцидоз» авыруы булган балаларга биреләчәк.

Узган ел чара кысаларында шундый 300дән артык бүләк җыелган. Акциянең нәтиҗәсе булып, декабрь ахырында Кама балалар медицина үзәгендә Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында бүләкләр тапшыру оештырылачак.

Дүшәмбе, 5 декабрь 2022, 13:56