Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Михаил Алексеевич Обложкин үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов тапшырды. Михаил Алексеевич 1927 елның 6 декабрендә Кемерово өлкәсенең Гладенько авылында күп балалы гаиләдә туа. Авыл мәктәбенең 6 классын тәмамлый. Сугыш вакытында ул Кузнецстрой ис.колхозда эшли. 1944 елда Кемерово шәһәренең Горный техникумына тау инженеры белгечлеге буенча укырга керә. 1945 елда Красноярск шәһәрендә хәрби хезмәт үтә, анда радист булып хезмәт итә.

Хәрби хезмәттә вакытта кичке мәктәптә 7-9 классларда укый, шулай ук кече радистлар мәктәбендә укуын бергә алып бара. Демобилизациядән соң туган авылына кайта һәм 10 классны тәмамлый. 1952 елда Новосибирск хәрби инженерлар институтына укырга керә. 1954 елда Раиса Андреевна белән гаилә кора. Бәхетле никахта 58 ел бергә яши алар. Кызганычка каршы, 2015 елда хатыны вафат була. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Ул «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чаллыга 1972 елда күчеп килә һәм Ремдизель заводына бюро башлыгы булып урнаша. Әлеге вазыйфада лаеклы ялга чыкканчы эшли. Ветеранны котлауга Шәһәр Советы депутатлары Алексей Горшков һәм Айрат Нәбиев та кушылды.

Сишәмбе, 6 декабрь 2022, 17:12