Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 122 нче "АБВГДейка" балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең башлангыч шәфкать туташы мәктәбе» темасына шәһәр балалар бакчаларының өлкән шәфкать туташлары өчен семинар узды. Әлеге чараның максаты - балалар мәгариф учреждениесе медицина хезмәткәренең эш тәҗрибәсен бүлешү һәм балалар бакчасы медицина хезмәткәренең контроль-аналитик эшчәнлеген оптимальләштерү. Чара Башкарма комитетның мәгариф идарәсе ярдәмендә 122 нче "АБВГДейка" балалар бакчасы тарафыннан оештырылды. Семинар җитәкчеләре арасында мәгариф идарәсенең баш белгече Гөлфия Фәтхуллина һәм әлеге балалар бакчасы мөдире Ландыш Минһаҗева бар иде.

Семинар башында медицина блогы, азык-төлек блогы, 7, 9 нчы төркем юнәлешләре буенча экскурсияләр үткәрелде, семинарда катнашучыларга матди-техник җиһазланышның һәм документ әйләнешен тиешенчә алып бару процессы күрсәтелде. Семинарда катнашучылар адресына сәламләү сүзләреннән соң балалар бакчасы мөдире Ландыш Минһаҗева чыгышы булды, аның барышында 122 нче «АБВГДейка» балалар бакчасы мисалында сыйфатлы һәм баланслы туклануны оештыру эшенең төп принциплары яңгырады. 122нче «АБВГДейка» балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Венера Муллахмәтова семинар темасына ярашлы рәвештә балалар бакчасында эшләүчеләргә һәм хезмәткәрләргә медицина хезмәте күрсәтүнең берничә мисалын китерде, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең һәм персоналның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максатыннан контроль эшчәнлекне гамәлгә ашыру темасына аерым игътибар бирде.

Башкарма комитетның мәгариф идарәсе белгече Гөлфия Фәтхуллина семинарга йомгак ясады, аны оештыручыларга һәм чакырылган катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Семинар һәм күрсәтелгән эш тәҗрибәсе 122 нче «АБВГДейка» балалар бакчасы үрнәгендә катнашучыларга баланың гармонияле физик һәм нерв-психик үсешен, сәламәтлекне оптимальләштерү һәм балалар бакчасында дөрес тәрбия бирүне тәэмин итү максатларында һөнәри компетенцияләр алу өчен нәтиҗәле база булып хезмәт итәчәк.

Сишәмбе, 6 декабрь 2022, 17:33