Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өченче яшь университетында Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе эгидасы астында өлкән буын чаллылылар укуларын дәвам итә. 6 декабрьдә Өченче яшь университеты каршындагы "планшет/смартфоннан файдалану нигезләре" курсы дәресләрендә Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов һәм Россия Пенсия Фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәрендә Россия Пенсионерлар берлеге советы рәисе Руслан Шәнгәрәев булдылар. Компьютер курсларында Өлкән буын студентлары Пенсия фондының электрон сервисларыннан, РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталларыннан файдаланырга, шулай ук Интернет челтәрендә куркынычсыз эшләргә өйрәнәләр. Дәресләр башка юнәлешләр буенча да дәвам итә: "Туган як тарихы", "Мәдәният һәм агарту", "Яшелчә бакчасы, ландшафт дизайны". Студентлар финанс грамоталылыгы буенча да Россия Банкының онлайн дәресләрендә катнашалар. Уку елы башыннан алып Өченче яшь университетында төрле юнәлешләр буенча 250 кеше белем алган.

Әлеге социаль проект автокалада 15 ел тормышка ашырыла һәм өлкән буын чаллылылар арасында зур популярлык казана. Университетта шул вакыт эчендә 12 меңнән артык кеше белем алган.
Чәршәмбе, 7 декабрь 2022, 11:01