Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Барлык төбәкләрдә дә финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс грамоталылыгын күтәрү мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатында ел саен финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты үткәрелә. Узган ел Татарстан Республикасы халык арасында максималь активлык күрсәтеп (36 меңнән артык кеше) Россия Федерациясендә беренче урынны алды. Быел финанс зачеты 1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр finzachet.ru сайтында үткәрелә. Анда катнашу гражданның дөрес финанс карарлар кабул итү, үзен мошенниклардан саклау һәм Интернетта шәхси финанс мәгълүматының сакланышын тәэмин итү өчен җитәрлек белем һәм күнекмәләре бармы-юкмы икәнен аңларга ярдәм итәчәк.

Барлык катнашучылар да белем җитешсезлекләрен чишәргә ярдәм итүче өстәмә материалларны өйрәнү рекомендациясе белән нәтиҗәләрне анализлаячаклар. Беренче тапкыр гаилә командасын туплау мөмкинлеге бирелә.

Чәршәмбе, 7 декабрь 2022, 11:48