Мы в социальных сетях
Автозавод районында инвалидлар декадасы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үткәрелгән "Кулга-кул тотыныйк, дуслар!" сәнгать иҗаты конкурсы белән тәмамланды. Жюри өч номинациядә: «Вокал», «Нәфис сүз», «Инструменталь башкару» номинацияләрендә иң үзенчәлекле номерларны билгеләргә тырышты. Катнашу өчен 40тан артык кеше гариза биргән, аларның күбесе «Орион» яшьләр үзәге каршындагы «Өмет» клубында шөгыльләнә.
Чарада җиңү яулаган катнашучылар истәлекле призлар һәм тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
Пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2022, 15:07