Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел шугалак шулай ук узган елдагы кебек эшли. Эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә иртәнге 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр. Бәяләр дә шул ук дәрәҗәдә калды. Тимераякларны прокатка алу һәм керү-өлкәннәр өчен 120 сум, балалар өчен 90 сум, тимераяк белән керү-20 сум. «Шугалак җәю уңышлы үтте, аны әзерләүгә 10-14 көнләп вакыт китте. Шугалакны җәю өч этапта башкарыла: футболны бозмас өчен, башта кар ястыгын көтәбез, аннары янгын сүндерү гидрантыннан су сибелә, шуннан соң машина тигезләп җәя. Бүген боз инде әзерләнгән", - дип сөйләде "Виктория" спорт мәктәбе директоры Ренат Әхмәтшин.

Шулай ук мәктәптә тимераякта шуу спорты секциясе эшли. Анда тәрбияләнүчеләр ел саен Идел буе федераль округында җиңүчеләр һәм призерлар булалар, күпләр олимпия резервы мәктәпләрендә укуларын дәвам иттеләр. Хәзер спортчылар сезон ачылуга әзерләнә. Шулай ук дәресләргә 8-10 яшьлек балаларны җыю дәвам итә.

Пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2022, 17:30