Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гаилә корырга ярдәм итү үзәге тарафыннан тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм интернат учреждениеләрен тәмамлаучы физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Инвалидлар декадасына багышланган «Йөрәктән йөрәккә» бәйрәм чарасы уздыру күркәм традициягә әверелде. Бәйрәмдә 65 кеше катнашты. Алар арасында Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук авыр инвалидлык формасы булган «Мәрхәмәт» балалар йортын тәмамлаучылар бар.

«Йөрәктән йөрәккә» дигән чарада гаилә коруга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Галина Сатаевадан, опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Наталья Максимовадан сәламләү һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Кунакларга «Могҗизалар вакыты» күңел ачу программасы тәкъдим ителде, анда балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар, Кыш бабай белән әйлән-бәйлән, бәйрәм ашы һәм «Сафари» кавер-төркеме белән дискотека оештырылды. Ата-аналардан һәм чыгарылыш сыйныф укучыларыннан рәхмәт сүзләре яңгырады. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы алдында шигырьләр һәм җырлар белән чыгыш ясадылар. Чара ахырында һәр бала татлы Яңа ел бүләге алды.

Җомга, 9 декабрь 2022, 14:42