Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында 11нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт чарасы узды. Шәһәрнең 69 нчы урта коррекция мәктәбе укучылары бу чарада беренче генә ел катнашмый. Ярышта катнашучылар уенга бик иҗади якын килделәр, һәр команда үзенә исем һәм девиз уйлап тапты. Эстафетага йөгерү, туп тапшыру, боҗра тәгәрәү, скакалка сикерү кебек конкурслар сайланды. Ярышларда катнашучыларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева сәламләде. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар, биремнәрне җитезлек белән үтәделәр.

Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, барысы да балалар кибетләре челтәрендә товарлар сатып алу өчен бүләк сертификатлары алды.

Җомга, 9 декабрь 2022, 14:19