Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу — иң мактаулы бүләкләргә-Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Герое, Социалистик Хезмәт һәм Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Хәрби һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары исемнәренә лаек булганнарга зур хөрмәт. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны Социалистик Хезмәт Герое Мөдәрис Абдулла улы Исламгалиев кабул итте. Аны Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов котлады. Мөдәрис Абдулла улы 1972 елдан бирле Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм эшли, ул бирегә бөтенсоюз комсомол төзелешенә килә.

Беренче "КАМАЗ" автомобильләре өчен детальләр җитештерүдә эшли. 1 нче «КамАЗ» автомобилен җыю хокукы өчен социалистик ярышта җиңүче, 1976 ел.

1986-1987 елларда станок төзү заводында, аннары фәнни-техник үзәктә токарьлар бригадиры булып эшли. 2001 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр КамАЗның "Камазинструментспецмаш" АҖда эшли. СССР Югары Советы Президиумының 1977 елның 15 апрелендәге Указы белән авыр йөк автомобильләре җитештерү буенча Кама комплексының беренче чиратын төзегәндә ирешкән уңышлары өчен Мөдәрис Абдулла улына Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән, Чаллы шәһәренең Мактаулы
гражданины, СССР автомобиль сәнәгате министрлыгының «Һөнәре буенча иң яхшысы» дип танылган. Аның исеме "СССР Хезмәт даны елъязмасы"на кертелгән, 1976-1980 еллар.
Җомга, 9 декабрь 2022, 15:47