Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

53 нче «Крепыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм хезмәткәрләр «Солдатка хат» акциясендә катнаштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән рус армиясенә, аның батыр сугышчыларына, Ватанны саклаучыларга багышланган әңгәмәләр үткәрелде, алар солдатларның чын кыюлык һәм каһарманлык, көндәлек батырлык күрсәтүләрен – безнең тынычлыгыбызны һәм Ватаныбыз чикләрен саклауларын белделәр. Хәзерге вакытта сугышта булган ир-атларыбызга ярдәм, җылы сүз, игътибар һәм алар белән горурлануыбызны белгертү кирәк. Иң кыйммәтлесе - өйдән ерак булган кеше өчен ярдәмнең бик кирәк булуын аңлау, сүзләр һәм рәсемнәр зур көчкә ия. Сүз белән әйтеп булмаганны, рәсем бик тиз ачып бирә. Шуңа күрә һәр рәсем-хатның үз адресатына барып җитүе мөһим.
Җомга, 9 декабрь 2022, 18:34