Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда геройларны һәрчак хөрмәтлиләр - бүген 40 нчы мәктәптә Руслан Вәсил улы Газизов укыган мәктәп фасадында мемориаль такта ачу тантанасы моңа ачык мисал булып тора. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Руслан Газизов әлеге мәктәптә 1994-2002 елларда белем алган. 9 сыйныфны тәмамлап ул 57 нче СПТУга керә һәм аны 2005 елда уңышлы гына тәмамлый. 2007 елның маеннан 2008 елның ноябренә кадәр Руслан РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә өлкән укчы – пулеметчы вазыйфасында хезмәт итә. 2022 елның 5 сентябрендә Руслан Кызыл Байрак полкы белән үз теләп килешү төзи.

Газизов Руслан Вәсил улы Украина территориясендә махсус хәрби операция шартларында хәрби хезмәт йөкләмәсен үтәгәндә батырларча һәлак була.

Мемориаль тактаны хәрбинең әти-әнисе - Гөлфәния Ильяс кызы һәм Вәсил Кашаф улы ачтылар. Мәктәп директоры Ирина Зәкиева сугышчының әти-әнисенә Русланны тәрбияләгәне өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Педагоглар аны хәтерлиләр, яхшы сүз белән искә алалар. Аның батырлыгы безнең хәтердә мәңгегә калыр дип ышандырабыз", - диде ул тантаналы чара барышында. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев Русланның үз иленең чын патриоты булуын билгеләп үтте.

«Герой Партасы» белем бирү проекты кысаларында 40 нчы мәктәп укучыларына батырлыкларын күрсәткән якташларының истәлеге булып торачак, Руслан Вәсил улы Газизовның исем-фамилиясе язылган парта куелачак, аның артында утыру хокукы иң яхшы укучыларга биреләчәк.

Шимбә, 10 декабрь 2022, 13:20