Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Яр Чаллыда ел саен иң яхшы Яңа ел бизәлешенә шәһәр конкурсы үткәрелә. Конкурста предприятие һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм шәһәр халкы катнаша ала. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Конкурс берничә номинация буенча узачак: районның Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү, ТИҮләре арасында микрорайонның иң яхшы Яңа ел бизәлеше һәм оешма, коммерция, сәнәгать предприятиеләре арасында территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше. Конкурсның беренче этабы районнарда 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Район комиссияләре һәр номинациядә икешәр җиңүче билгеләячәк, алар конкурсның шәһәр этабында катнашачак. Җиңүчеләрне билгеләгәндә бизәлешнең сәнгать дәрәҗәсе, яктылык иллюминациясе, якындагы территорияне бизәү, оригинальлек һәм инновацион алым исәпкә алына. Моннан тыш, биредә яшәүчеләрнең катнашуы да исәпкә алыначак.

Конкурсның шәһәр этабында җиңүчеләр 2023 елның 13 гыйнварына кадәр бүләкләнәчәк. Шулай ук, гадәттәгечә, укучылар шәһәр Советы инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Көмеш бизәкләр» конкурсы узачак. Һәр белем бирү учреждениесендә кабинетлар, биналарның фойесы бизәләчәк. Конкурсның үзенчәлеге шунда, бизәү кул астындагы материаллардан укучылар һәм ата-аналар тарафыннан башкарыла. Конкурс нәтиҗәләре 22 декабрьдә игълан ителәчәк.
Дүшәмбе, 12 декабрь 2022, 10:25