Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Автомобиль юллары предприятиеләре» хезмәткәрләре тарафыннан кар чистарту эшләре көн саен тәүлек буе дәвам итә. Көн саен магистраль юлларны чистартуга 100 берәмлектән артык техника һәм 90га якын юл эшчесе чыга. Бүгенгә 6101 рейс башкарылган, 81 мең м3 кар чыгарылган. Хәзер территорияләрне җыештыруда идарәче компанияләрнең 1042 хезмәткәре эшли. Әлеге мәгълүматлар аппарат киңәшмәсе барышында яңгырады. Наил Мәһдиев ассызыклаганча, кар чистартуны, бигрәк тә төнлә башкарылган эшләрне тикшерергә кирәк. Шулай ук ул узган төнне шәһәр урамнарында җыештыру сыйфатын һәм техниканың булуын шәхсән үзе тикшергәнен әйтте. Нәтиҗәдә – кар чистарту техникасы бар, шәһәр төрле һава торышына әзер. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кар чистарту эшләрен финанслау тулы күләмдә башкарыла.

Аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җәмәгать транспорты эше турында да хәбәр итте. Аның эшен тикшерү, расписаниеләрне җайга салу дәвам итә. Бу мәсьәлә буенча шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре карала.

Дүшәмбе, 12 декабрь 2022, 11:14