Комсомол районында, мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы кысаларында, хәйрия чарасы уздырылды. Анда районның 30 кешесе катнашты. Аларның һәркайсына билгеле бер кибеттән биш мең сумга өс һәм аяк киеме сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Акциядә катнашучылар өчен чәй табыны да оештырылды. Чара Комсомол районы администрациясе һәм «Комсомол районы инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 12 декабрь 2022, 12:26