15 декабрьдә 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «Бердәм салым счеты институтын кертү турында» ачык ишекләр көне узачак. Чарада белгечләр салым законнарындагы үзгәрешләр турында тулы консультация үткәрәчәкләр.
Чарада катнашучыларга бердәм салым счеты нәрсә ул, аның нинди өстенлекләре бар һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык салым түләүчеләрне нинди үзгәрешләр көтәчәге турында сөйләячәкләр. Моннан тыш мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибе һәм сроклары ничек үзгәрәчәк; мәҗбүри түләүләр ничек исәпкә алыначак һәм ничек бүленәчәк, шулай ук салымнар буенча бердәм исәп-хисаплар формалаштыру ничек башкарылуы кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 12 декабрь 2022, 12:35