Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Комсомол районында, Ватан Геройлары көнендә, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Социалистик Хезмәт Герое Радик Инсаф улы Җәләевка Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасының Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев бүләк тапшырдылар.

Радик Инсаф улы Җәләев 1966 елның августыннан «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә эшли башлый. «Спецстрой» идарәсендә зур эш тәҗрибәсен, белемен һәм хезмәт сөючәнлеген исәпкә алып, аңа комсомол-яшьләр бригадасын җитәкләргә ышанып тапшыралар. Радик Инсаф улы үз бригадасы белән КАМАЗ заводларын – автомобиль, инструменталь, агрегат, тимерчелек, двигательләр, электр җиһазлары төзүдә катнаша. Мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, башка объектлар төзиләр. Чаллыда гына түгел, Түбән Камада, Алабугада да эшли алар. 

Эшендә күрсәткән тырышлыгы өчен 1974 елда Радик Инсаф улы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1977 елда авыр йөк автомобильләре җитештерү заводлар Кама комплексының беренче чиратын төзегәндә ирешкән уңышлары өчен Радик Инсаф улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ул ТАССРның атказанган төзүчесе. 1999 елдан Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины булып тора.
Радик Инсаф улы Яр Чаллы шәһәренең 1 нче постында уздырыла торган чараларда актив катнашучы. Ул атна саен яшь буында патриотизмны торгызу утырышларында катнаша, батырлык дәресләре, яшүсмерләр өчен әңгәмәләр үткәрә.
Җомга, 9 декабрь 2022, 15:45