Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, Конституция көнендә, Тантаналар сараенда Наил Мәһдиев күренекле белгечләргә дәүләт бүләкләре һәм яшь чаллылыларга паспортлар тапшырды. Россия Федерациясенең төп законына багышланган көнне үз тормышларында иң мөһим документны Чаллы яшьләре алды. Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. «Без илебез белән горурланабыз һәм аны яратабыз, илебезнең төп законы ярдәмендә эшли алган Ватаныбызны кадерлибез һәм саклыйбыз. Бүген, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә бу залда үз хезмәтләре, үзләренә йөкләнгән вазыйфаларга намуслы карашлары белән илне матуррак һәм уңайлырак итәр өчен барысын да эшләүче кешеләр җыелды. Сез – республикабызның, шәһәребезнең иң яхшы кешеләре, бүген иң югары рәхмәт сүзләренә һәм танылуга лаек», - диде Наил Мәһдиев.

Республика эшкәртү сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән С. П. Титов ис КБК кәгазь фабрикасының кәгазь ясау машинасын киптерүче Анатолий Антипин бүләкләнде. 

Транспорт хезмәте күрсәтүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме «Алтекс» автобусын йөртүче Роберт Хәйретдиновка бирелде.

Халык сәламәтлеген саклаудагы хезмәте һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Яр Чаллы» клиника-санаториесы дәвалау-диагностика бүлегенең табиб-стоматологы Гүзәл Беляевага һәм «5нче шәһәр хастаханәсе» 9нчы поликлиникасы профилактика бүлегенең табиб-терапевты Резеда Хәйретдиновага «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме бирелде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Резеда Нәкыйп кызына республикадан аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Озак еллар намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы төзелеш комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Медик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ленар Бәхтигареев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Яр Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары» мактау билгесе белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Лидия Золотарева бүләкләнде. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен шәһәр мэры Рәхмәте белән Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Яр Чаллы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина бүләкләнде.

Дүшәмбе, 12 декабрь 2022, 16:31