Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Яшь эшмәкәр - 2022» бизнес-проектлар конкурсы узачак. Анда 14-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала. Конкурста катнашу өчен кандидатларга сылтама аша теркәлү узарга кирәк: https://forms.gle/qq9jFjoJy7dWg6AR8, аннан соң e-mail адреска info@kidbusiness.ru  бизнес-план һәм электрон презентация юлларга кирәк.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

1) мәгариф эшчәнлеге; 2) яшьләр, спорт һәм туризм;

3) социаль эшмәкәрлек,

4) IT-өлкә;

5) торак-коммуналь хуҗалык;

6) экология;

7) җитештерү һәм эшкәртү;

8) сәүдә;

9) иҗат индустриясе;

10) халык сәнгате.

Сишәмбе, 13 декабрь 2022, 17:19