Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең өч районында Яңа ел чыршылары ачылды. Үзәк районының Чыршы бәйрәме Энтузиастлар бульварында ачылды. Чарада «Яшүсмер» үзәге, экология-биология үзәге, картиналар галереясе хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясе әгъзалары оештырган уен мәйданчыклары эшләде. Иң нәни кунаклар өчен призлар һәм татлы бүләкләр белән кызыклы уеннар, конкурслар үткәрелде. Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары алдында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов матур теләкләр белән чыгыш ясады.

Автозавод районының Боровецкий бульварында «Могҗизаларга каршы» беренче чыршыны ачу тантанасы булды. Халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән Шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов һәм Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады. Яңа ел программасы, уен зоналары, атларда йөрү, бию марафоннары бәйрәм атмосферасын тудырды. Комсомол районында «Сидоровка» паркы мәйданчыгында яңа ел чыршысы ачылды. Чаллылыларны якынлашып килүче Яңа ел белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутаты Илгиз Юнысов котладылар. Яңа ел мәйданында балалар өчен аттракционнар һәм уен мәйданчыклары оештырылды, тау ясалды.

Чәршәмбе, 14 декабрь 2022, 09:05