Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 декабрьдә Сәүдә-сәнәгать палатасында "Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы" конкурсына йомгак ясалды. Конкурска шәһәрнең коммерцияле булмаган оешмаларыннан «Шәһәр балалары һәм яшьләре», «Шәһәр экологиясе», «Тигез мөмкинлекләр шәһәре», «Безнең шәһәр» номинацияләре буенча 18 гариза бирелгән. «2022 елда Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы» конкурсы нәтиҗәләре буенча 4 оешма җиңүче дип табылды. «Шәһәр балалары һәм яшьләре» номинациясендә «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе» җирле иҗтимагый оешмасы җиңде.

"Шәһәр экологиясе" номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең «14 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе билгеләп үтелде. «Тигез мөмкинлекләр шәһәре» номинациясендә мөмкинлекләре чикләнгән затларның социаль адаптация өлкәсендәге эшчәнлегенә ярдәм итү фонды иң яхшысы дип табылды; «Безнең шәһәр» номинациясендә "Алга бер адым" системалы чишелешләр үзәге автоном коммерциячел булмаган оешмасы җиңүче булды.
Чәршәмбе, 14 декабрь 2022, 17:04